< السورة السابقة | فهرس السور | السورة التالية >



حدد حجم خط الآيات
()


بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلنَّٰزِعَٰتِ غَرْقًۭا ۝١

Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә,

وَٱلنَّٰشِطَٰتِ نَشْطًۭا ۝٢

дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен.

وَٱلسَّٰبِحَٰتِ سَبْحًۭا ۝۳

Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә,

فَٱلسَّٰبِقَٰتِ سَبْقًۭا ۝٤

кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә,

فَٱلْمُدَبِّرَٰتِ أَمْرًۭا ۝٥

Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен.

يَوْمَ تَرْجُفُ ٱلرَّاجِفَةُ ۝٦

Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр.

تَتْبَعُهَا ٱلرَّادِفَةُ ۝۷

Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар.

قُلُوبٌۭ يَوْمَئِذٍۢ وَاجِفَةٌ ۝۸

Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар.

أَبْصَٰرُهَا خَٰشِعَةٌۭ ۝۹

Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр.

يَقُولُونَ أَءِنَّا لَمَرْدُودُونَ فِى ٱلْحَافِرَةِ ۝١۰

Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: "Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы?

أَءِذَا كُنَّا عِظَٰمًۭا نَّخِرَةًۭ ۝١١

Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы?

قَالُوا۟ تِلْكَ إِذًۭا كَرَّةٌ خَاسِرَةٌۭ ۝١٢

Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: "Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк", – дип.

فَإِنَّمَا هِىَ زَجْرَةٌۭ وَٰحِدَةٌۭ ۝١۳

Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр.

فَإِذَا هُم بِٱلسَّاهِرَةِ ۝١٤

Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар.

هَلْ أَتَىٰكَ حَدِيثُ مُوسَىٰٓ ۝١٥

Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит?

إِذْ نَادَىٰهُ رَبُّهُۥ بِٱلْوَادِ ٱلْمُقَدَّسِ طُوًى ۝١٦

Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында.

ٱذْهَبْ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُۥ طَغَىٰ ۝١۷

Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды.

فَقُلْ هَل لَّكَ إِلَىٰٓ أَن تَزَكَّىٰ ۝١۸

Әйт аңа: "Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне.

وَأَهْدِيَكَ إِلَىٰ رَبِّكَ فَتَخْشَىٰ ۝١۹

Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың", – дип.

فَأَرَىٰهُ ٱلْءَايَةَ ٱلْكُبْرَىٰ ۝٢۰

Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде).

فَكَذَّبَ وَعَصَىٰ ۝٢١

Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды.

ثُمَّ أَدْبَرَ يَسْعَىٰ ۝٢٢

Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды.

فَحَشَرَ فَنَادَىٰ ۝٢۳

Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды.

فَقَالَ أَنَا۠ رَبُّكُمُ ٱلْأَعْلَىٰ ۝٢٤

Әйтте: "Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр", – дип.

فَأَخَذَهُ ٱللَّهُ نَكَالَ ٱلْءَاخِرَةِ وَٱلْأُولَىٰٓ ۝٢٥

Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк.

إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَعِبْرَةًۭ لِّمَن يَخْشَىٰٓ ۝٢٦

Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә.

ءَأَنتُمْ أَشَدُّ خَلْقًا أَمِ ٱلسَّمَآءُ ۚ بَنَىٰهَا ۝٢۷

Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды.

رَفَعَ سَمْكَهَا فَسَوَّىٰهَا ۝٢۸

Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте.

وَأَغْطَشَ لَيْلَهَا وَأَخْرَجَ ضُحَىٰهَا ۝٢۹

Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды.

وَٱلْأَرْضَ بَعْدَ ذَٰلِكَ دَحَىٰهَآ ۝۳۰

Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде.

أَخْرَجَ مِنْهَا مَآءَهَا وَمَرْعَىٰهَا ۝۳١

Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды.

وَٱلْجِبَالَ أَرْسَىٰهَا ۝۳٢

Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды.

مَتَٰعًۭا لَّكُمْ وَلِأَنْعَٰمِكُمْ ۝۳۳

Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен.

فَإِذَا جَآءَتِ ٱلطَّآمَّةُ ٱلْكُبْرَىٰ ۝۳٤

Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә,

يَوْمَ يَتَذَكَّرُ ٱلْإِنسَٰنُ مَا سَعَىٰ ۝۳٥

ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер.

وَبُرِّزَتِ ٱلْجَحِيمُ لِمَن يَرَىٰ ۝۳٦

Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер.

فَأَمَّا مَن طَغَىٰ ۝۳۷

Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса,

وَءَاثَرَ ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَا ۝۳۸

дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә,

فَإِنَّ ٱلْجَحِيمَ هِىَ ٱلْمَأْوَىٰ ۝۳۹

Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер.

وَأَمَّا مَنْ خَافَ مَقَامَ رَبِّهِۦ وَنَهَى ٱلنَّفْسَ عَنِ ٱلْهَوَىٰ ۝٤۰

Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса,

فَإِنَّ ٱلْجَنَّةَ هِىَ ٱلْمَأْوَىٰ ۝٤١

әлбәттә җәннәт аңа урындыр.

يَسْـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلسَّاعَةِ أَيَّانَ مُرْسَىٰهَا ۝٤٢

Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар.

فِيمَ أَنتَ مِن ذِكْرَىٰهَآ ۝٤۳

Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар.

إِلَىٰ رَبِّكَ مُنتَهَىٰهَآ ۝٤٤

Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр.

إِنَّمَآ أَنتَ مُنذِرُ مَن يَخْشَىٰهَا ۝٤٥

Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың.

كَأَنَّهُمْ يَوْمَ يَرَوْنَهَا لَمْ يَلْبَثُوٓا۟ إِلَّا عَشِيَّةً أَوْ ضُحَىٰهَا ۝٤٦

Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар.