< السورة السابقة | فهرس السور | السورة التالية >



حدد حجم خط الآيات
()


بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ أَرَءَيْتَ ٱلَّذِى يُكَذِّبُ بِٱلدِّينِ ۝١

Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме?

فَذَٰلِكَ ٱلَّذِى يَدُعُّ ٱلْيَتِيمَ ۝٢

Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр.

وَلَا يَحُضُّ عَلَىٰ طَعَامِ ٱلْمِسْكِينِ ۝۳

Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә.

فَوَيْلٌۭ لِّلْمُصَلِّينَ ۝٤

Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга.

ٱلَّذِينَ هُمْ عَن صَلَاتِهِمْ سَاهُونَ ۝٥

Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар.

ٱلَّذِينَ هُمْ يُرَآءُونَ ۝٦

Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый.

وَيَمْنَعُونَ ٱلْمَاعُونَ ۝۷

Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас.